ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

 Чувашия һәм Татарстан арасында мәгариф өлкәсендә тыгыз элемтәләр урнашуында Фәрит Гыйбатдиновның өлеше дә бар. Бу турыда Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы төп консультанты Әлфия Әхәтова хәбәр итте.


19
декабрь, 2020 ел
шимбә

16 декабрьдә “Талантлар ачу” форумы кысаларында Республика ата-аналар җыелышы узды. Анда Татарстанның 7 меңнән артык ата-аналары, шулай ук әйдәп баручы экспертлар, психологлар һәм остазлар катнашты. Быелгы җыелыш темасы «SOS! Социаль челтәрләр минем баламны йотты!".

16 декабрьдә Арчаның 6 нчы урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары өчен республика семинары узды. Семинар 2020 елда  «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле үзәкләр булдырылган һәм эшли башлаган мәктәп җитәкчеләре өчен үткәрелде.  

 Бүген «Корстон» комплексында «Илкүләм проектлар: Татарстан-2020» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле иң яхшы 150 эш тәкъдим ителгән.

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Равия Шрша катнашында үтте.


18
декабрь, 2020 ел
җомга

14 декабрьдә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы тәмамланды. Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 10-12 яшьлек мәктәп укучылары катнашты.

РФ Мәгариф министрлыгы аутизмлы балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү буенча махсус программа эшли. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Россия Мәгариф министрлыгының  Балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Юлия Сачко хәбәр итте.

Татарстанда ун мәктәптә 10 класс карантинга ябылган. Грипп һәм һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ)  белән авыру сәбәпле, укучылар вакытлыча изоляциягә җибәрелде.

 Казанның мәгариф учреждениеләре хезмәт күрсәтүләргә бәйсез бәя бирү узды. 308 мәктәпкәчә учреждение, 166 муниципаль мәктәп һәм 49 өстәмә белем бирү учреждениесе бәяләнергә тиеш иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International