Математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы Заһир Латыйпов укучыларга мехатроникның ни белән файдалы булуы турында сөйләде.
«Бизнес-смена» онлайн-лагереның 50 иң яхшы чыгарылыш укучысы 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә яшьләр өчен бушлай эшкуарлык съездына бару мөмкинлегенә ия булды.
Каникул көннәрендә Азнакай районыныда 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. 2 ноябрьдән Азнакай район мәктәпләре укучылары бер атналык көзге каникулга чыга.
Иннополис университеты беренче курс студентларының БДИ буенча уртача баллары иң югары булган Россиянең Топ-3 югары уку йорты исемлегенә керде. Бу хакта "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университеты, РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм "Яндекс" уздырган мониторинг мәгълүматларына сылтама белән югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укыту формасына күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта журналистларга Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстан укучылары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри ориентация форумында катнаша. Укучыларга өч блоктан торган һәм цифрлаштыруга багышланган кейсларны чишәргә кирәк.
14 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр ТР Мәгарифне үстерү институты мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы “Хәзерге шартларда мәгариф оешмасы белән идарә итү теориясе һәм практикасы” темасы буенча гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең кадрлар резервы өчен укулар уздырды.
26 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында “Импульс” республика профиль сменасы кысаларында сәләтле балалар өчен география, экология, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре һәм хокук буенча укыту-тренировка җыеннары узачак.
27 нче октябрьдә Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында туган телләрдә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” гранты кысаларында мәктәпнең гамәли эшенә бәя бирү максатында эксперт комиссиясе эшләде.
Баланы күп өстәмә дәресләргә йөртмәү, ә аның күбрәк нәрсә белән кызыксынганын ачыклау мөһим.