"Губернатор лагере-2020" проектына йомгак ясалды. Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, илнең ике төбәгендә - Татарстанда һәм Ярославль өлкәсендә - җәй көне "Артек" мәгариф программалары һәм технологияләре буенча эшләүче балалар лагерьларын ачу мөмкин булды.
70 укучы үзләрен 3D-модельләштерү, мехатроника, векторлы графика һәм IT-технологияләрне белүдә сынап карады.
Татарстанда уку һәм язу күнекмәләре бозылган балалар өчен җайлаштырылган белем бирү программалары буенча эшне көчәйтәчәкләр. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Логопоезд - төбәкләргә” акциясе ачылышында белдерде
Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә күмәк чаралар үткәрү тыела. Бу хакта мәктәпләрдә көзге концертларның традицион сезоны алдыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина искәртте.
26-27 сентябрьдә Түбән Каманың «Кванториум» балалар технопаркында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатның республика этабы үткәрелә.
26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия мәктәп укучылары һәм педагоглары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия форумында катнашачак.
27 октябрьдә Лаеш районының Усад авылында 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылачак.
19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен француз, немец һәм кытай телләре буенча "Speak and study" республика профиль сменасы кысаларында көзге укыту-тренировка җыеннары узды.
2-нче ноябрьдән башланачак көзге каникулларда Казанның 14 меңләп укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Алар 157 уку йортында оештырылачак. Ата-ана түләве юллама бәясенең 15%-ын гына тәшкил итәчәк – 128 сум. Бу хакта бүген Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе дәүләт биреме нигезендә, Россиянең милли гражданлык тәңгәллеген формалаштыруда мәгариф эшчәнлегенең төп юнәлешләрен актуальләштерү максатыннан, 2020 елның 29 октябрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, әлеге юнәлешне гомуми һәм урта махсус белем бирү оешмаларында кураторлык итүче методистлар, белем бирү оешмаларының укытучылары һәм мөгаллимнәре өчен "Гражданлык тәңгәллеген формалаштыру факторы буларак тарих һәм җәмгыять белеме" дип аталган фәнни-гамәли конференция оештыра. Барлык кызыксынган кешеләрне катнашырга чакырабыз.