Гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү белән бәйле рәвештә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белем бирү оешмаларын санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу үзенчәлекләре аркасында укытуның дистанцион форматына күчү тәртибе турында аңлатма бирә.
Мониторинг 2009 елдан бирле уздырыла. Анда бакалавриат һәм специалитет әзерләү юнәлешләре буенча бары тик көндезге укуга кабул итү сыйфаты гына исәпкә алына.
Алабуга политехника көллиятенә «Мехатроника» WorldSkills компетенциясе таләпләре белән туры килә торган 14,6 миллион сумлык җиһаз сатып алыначак. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтына урнаштырылган.
15 октябрьдән 13 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» Бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү республика фонды белән берлектә эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы буенча IV Республика олимпиадасын үткәрә.
Рус теле буенча БДИда иң "популяр" хаталар нинди? Математикадан нинди биремне укучыларның 2 проценты гына үтәгән? Ни өчен полиция кинәт кенә "законнар кабул итә башлады"? Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) экспертлары БДИ-2020 типик хаталарын анализлаган.
26 октябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә мәктәп укучылары өчен анимация һәм Россия мультфильмнарына багышланган яңа тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт имтихан материалларын әзерләүче Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белгечләре катнашында БДИ-2021 га әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясен тәмамлады.
29 мең укучы НТИ.Junior Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасында катнашу өчен гариза биргән, дип хәбәр итә ТАСС Түгәрәк хәрәкәте матбугат хезмәтенә сылтама белән. Катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда 20%ка арткан.
2020 елның 26 октябреннән 28 октябренә кадәр Казанда «Логопоезд - төбәкләргә» акциясе узачак. Бу чара дислексия, дисграфия һәм дискалькулия турында хәбәрдарлыкны арттыруга һәм балаларны укытуда алар белән бәйле проблемаларга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кайнар туклану һәм класс җитәкчелеге өчен түләү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли.