Түбән Каманың Халык иҗаты йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Укытучыларны бәйрәм белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин килде.
"Иң яхшы мәдәни көндәлек" конкурсы нәтиҗәләре буенча 216 татарстанлы узган уку елында иң мәдәниятле мәктәп укучылары булды.
Бүген «Тоталь диктант» бөтендөнья грамоталылыгы акциясенә теркәлү ачыла. Быел рус теле буенча белемнәрне 17 октябрьдә тикшереп булачак.
8 октябрьдә Үзбәкстан Республикасына Казан Федераль университеты Яр Чаллы институты (филиал) директоры Ганиев җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составына халыкара элемтәләр буенча директор урынбасары М.Ф. Умаров, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре А.Н. Илюхин керде.
Декабрьдә узачак йомгаклау иншасы форматын гамәлдән чыгару яки үзгәртү мәсьәләсе әлегә каралмый, дип хәбәр итә ТАСС Рособрнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Татарстанда 15 октябрьдән «Үз юлым» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә башлый. Бу хакта “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында хәбәр итте.
Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы лауреатлары ачыкланды. Анда 14 район мәктәбе катнашты.
Казан укучылары математика буенча «Туймаада» халыкара олимпиадасында төрле номинацияләрдә дипломнарга ия булды.
Татарстан укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сумлык беренче түләүләрне алды.
Иннополис университеты 9-11 сыйныф укучыларын һәм 1-2 курс студентларын ясалма интеллект буенча IOAI20 халыкара олимпиадада катнашырга чакыра. Теркәүне http://ioai.innopolis.ru/ сайтында 20 ноябрьгә кадәр узарга мөмкин.