ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркында ИТ-технологияләр буенча «IT-SEARCH 2020» беренче региональ дистанцион ярышлар узды. Чарада Татарстан Республикасыннан 12-15 яшьлек 100 дән артык мәктәп укучысы катнашты.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ике бәйге игълан итте. Туган телдә белем бирә торган гомуми белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары ачыкланачак. Алар хакында Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сөйләде.

Коронавирус сәбәпле, Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне күмәк дистанцион укуга күчерергә планлаштырмый. Бу турыда ведоство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы министрлыкның 2021 елга максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыруга керешүе турында игълан итә. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы раслаган экспертлар төркеменнән тәкъдимнәр 2020 елның 18 октябренә кадәр кабул ителә.

Казан укучылары өчен көзге каникуллар гадәти срокларда - 2-8-нче ноябрьдә узачак. Шәһәрнең 159 мәгариф учреждениесендә 14 меңгә якын баланы кабул итәчәк мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Бу хакта бүген Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

“Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицеенда өченче  “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге эшли башлады. 2019 елда мондый үзәкләр районның  Тирсә һәм Бима мәктәпләрендә ачылган иде. 

Казанда узачак III Халыкара инновацион-мәгариф кампусы кысаларында Россия һәм чит ил экспертларыннан 20 дән артык мастер-класслар узачак.

Бөтенроссия тикшерү эшләре планлы уза, - дип хәбәр итә РИА "Новости" Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) укытучылар өчен 2020 елгы БДИ катнашучыларының типик хаталарын анализлау нигезендә әзерләнгән методик тәкъдимнәр бастыра башлады. Материаллар белән ФИПИ сайтында «Аналитик һәм методик материаллар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Тугызынчы сыйныф укучысы Захар Ильичев Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Мәктәп укучысы «Агрокоптерлар» юнәлеше буенча авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында узган  «Агро НТИ-2020» конкурс дипломын яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International