ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

“Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицеенда өченче  “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге эшли башлады. 2019 елда мондый үзәкләр районның  Тирсә һәм Бима мәктәпләрендә ачылган иде. 

Казанда узачак III Халыкара инновацион-мәгариф кампусы кысаларында Россия һәм чит ил экспертларыннан 20 дән артык мастер-класслар узачак.

Бөтенроссия тикшерү эшләре планлы уза, - дип хәбәр итә РИА "Новости" Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) укытучылар өчен 2020 елгы БДИ катнашучыларының типик хаталарын анализлау нигезендә әзерләнгән методик тәкъдимнәр бастыра башлады. Материаллар белән ФИПИ сайтында «Аналитик һәм методик материаллар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Тугызынчы сыйныф укучысы Захар Ильичев Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Мәктәп укучысы «Агрокоптерлар» юнәлеше буенча авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында узган  «Агро НТИ-2020» конкурс дипломын яулады.

Россиянең киләчәге яшьләрдән, ә аларны әзерләү мәктәп укытучыларыннан тора. Россия Президенты Владимир Путин педагогик югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары белән очрашуда шундый фикер әйтте.

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советына кандидатлар өчен ачык тавыш бирүдә 212 000 кеше катнашкан. Тавыш бирү 21-30 сентябрьдә узды, советны формалаштыру өчен иҗтимагый мәйданчык булып Одноклассники социаль челтәре сайланды.

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының  2 этабы башланды.

Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казанда Укытучылар бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.

5 октябрьдә мәктәп музейлары конкурсының III онлайн-этабы башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International