ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әйләнгән Укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда беренче «Адымнар» күп телле белем бирү комплексында булдылар.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа җитәкче — Илсур Һадиуллинны тәкъдим итте. 

 

Укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган #ПоздравьСвоегоУчителя бөтенроссия акциясе 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Ул Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "Киләчәк укытучысы" һөнәри конкурсы командасы һәм "Россия почтасы"  тарафыннан уздырыла.

Тәтеш кадет мәктәп-интернаты базасында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» ачылды. 

Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы коллективы шәһәрнең Төньяк микрорайонында чыршы үсентеләре утыртты.

 

Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2020 елның 5 нче октябрендә Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.

Ел да уздырыла торган бөтенроссия икътисади диктанты быел дистанцион режимда узачак. Акциягә кушылырга теләүче һәр кеше онлайн режимда үз икътисади грамоталыгын тикшерә алачак.


3
октябрь, 2020 ел
шимбә

Татарстанда 2 октябрьдә һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантаналы чара Казан педагогика көллиятендә, республиканың барлык һөнәри белем бирү оешмаларының хезмәт коллективларын видеорежимда тоташтырып, махсус дистанцион форматта узды.

Ярышларның финалы 6-21 сентябрьдә узган. Татарстанның 206 конкурсанты финалда 158 компетенция буенча көч сынашкан. Татарстан 131 медаль яулаган. Абсолют чемпион — Мәскәү, Татарстан — беренче урында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International