ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2020 ел
шимбә

Россиядә урта һөнәри белем дәрәҗәле генә түгел, ә ил икътисады үсеше локомотивы булырга тиеш, чөнки ул хезмәт җитештерүчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясый, дип белдерде Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин.

2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесенең Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы һәм коррекцион һәм инклюзив белем бирү лабораториясе белән берлектә «Инклюзив белем бирү практикасы: инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыруда педагогларның һөнәри партнерлыгы» III республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм уздырылды. Проблемалар турында фикер алышу пленар һәм секция утырышында узды.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген, 2 октябрьдә, Казан педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында һөнәри техник белем бирү системасының 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы инициативасы белән 2020 елның сентябрь ахырында старт алган «Мәгариф турында 2020» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсына гаризалар кабул итү 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2 октябрьдә РФ Мәгариф министрлыгы һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллык юбилеена багышланган онлайн-марафон оештыра.

Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә дә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. 

Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Киләсе елга шундый үзәкләр районның дүрт мәктәбендә ачу планлаштырыла. 

 «ВКонтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка 500 мең сумлык грантлар бирәчәк.

Пандемия нәтиҗәсендә бөтен дөньяда эшсезләр саны артты, ә яшь белгечләргә вакансия табу катлауланды. Россия Мәгариф министрлыгы мондый кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк, яңа белгечлек алу һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне үзләштерү мөмкинлеген бирәчәк.

Россиядә һәм бөтен дөньяда 5 октябрьдә билгеләп үтелүче Укытучылар көне алдыннан «Без - Укытучыларга»  социаль проекты эшли башлады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International