Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мәктәп белем бирү системасы традицион көндезге уку формасыннан баш тартмаячак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Казанда журналистларга әйтте.
"Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2020" VIII милли чемпионаты финалына старт бирелде. Чемпионат кысаларында студентлар 21 сентябрьгә кадәр үз эшчәнлегендә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк.
Алабугада төзекләндерелгән мәктәп, спорт мәйданчыгы һәм балалар бакчалары ачылды.Ремонт эшләренең тәмамлануын укытучылар да, яшь алабугалылар да түземсезлек белән көткән иде.
Яңа уку елының октябрь аенда Никольск мәктәбендә "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Үсеш ноктасы" үзәге ачылачак. Бу көннәрдә мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
Спас районы мәктәп коллективларына яңа укытучылар килде. Район педагогия коллективына алты яшь белгеч кушылды
2 сентябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Биектау районындагы 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Объект «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советына керү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ул ведомствога федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул итүдә ярдәм итәчәк. Гаризалар кабул итү 5нән 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Лаеш районының «Южный парк» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.
1 сентябрьдән Мамадыш районы мәктәпләренә 19 яшь белгеч эшкә килгән. Муниципалитет бинасында район башлыгы Анатолий Иванов яшь укытучылар белән очрашты һәм яшь белгечләргә районга тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде, ә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә балалар өчен остаз булу үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Азнакай районында өстәмә белем бирү 98 процент тәшкил итә. Узган уку елында 10 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 22 мәктәп базасында 5627 бала шөгыльләнгән.