VIII WorldSkills Russia Милли чемпионатының финалы башланды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

"Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2020" VIII милли чемпионаты финалына старт бирелде. Чемпионат кысаларында студентлар 21 сентябрьгә кадәр үз эшчәнлегендә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк. Милли беренчелектә 22 яшькә кадәрге 2800 кеше чыгыш ясар дип планлаштырыла, бу узган елга караганда 2 тапкыр күбрәк.

Катнашучыларны Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин сәламләде, ул финал беренче тапкыр махсус-дистанцион форматта узачак һәм Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда масштаблы булачак, дип ассызыклады. Премьер-министр һәрбер катнашучыга уңышлар, күңелле аралашу, яңа белемнәр һәм җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International