Спас районында Никольск мәктәбе яңа технологияләр буенча эшләячәк

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

 

Яңа уку елының октябрь аенда Никольск мәктәбендә "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Үсеш ноктасы" үзәге ачылачак. Бу көннәрдә мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

"Үсеш ноктасы" - авыллардагы гомуми белем бирү мәктәпләре базасында төзелә торган цифрлы һәм гуманитар профильле махсус мәгариф үзәкләре. Бу үзәкләр балаларга заманча технологияләр белән эшләргә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мәктәп базасында тиздән яңа дисциплиналар ачылачак, шулай ук яңа ноутбуклар, 3D-принтер барлыкка киләчәк. Балалар робототехника, шахмат өйрәнә, квадрокоптерлар җибәрә алачак.

Мәктәп директоры Ольга Федорова якын киләчәктә яңа җиһазлар кайту көтелә, дип билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International