Татарстан укучылары ясалма интеллект һәм машина белән уку буенча «Саннар дәресе»нә кушыла алачак. Дәресләр бөтен ил буйлап бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында 14-нче сентябрьдән 27-нче сентябрьгә кадәр узачак.
РФ Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерык проектын бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара.
ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләр югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән, диде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
8-30 сентябрьдә социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Перемена с книгой» акциясе узачак. Акция матур әдәбият уку белән кызыксыну формалаштыруга, мәктәп укучылары тормышында китапның ролен арттыруга, әдәбият белән кызыксынуны үстерүгә һәм китапханәләргә йөрүгә юнәлтелгән.
7 сентябрьдә “Вконтакте” социаль челтәрендә “Зур тәнәфес” Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә “Смена” Бөтенроссия балалар үзәге үсешенең традицияләренә һәм заманча юнәлешләренә багышланган тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Август ахырында Мамадышта ачылган "Квантум" инновацион үзәгендә Ачык ишекләр көне узды.
Казанның "Салават күпере" микрорайонында Россия өчен уникаль булган «Тиктормас» балалар бакчасы барлыкка киләчәк.
2021 елда БДИ демоверсиясе проектлары басылып чыкты. Рус теле буенча имтиханда үзгәрешләр турында "РГ" интервьюсында БДИ эксперты, Мәскәүдә рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе Роман Дощинский сөйләде.
6-21 сентябрьдә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2020» VIII милли чемпионатының финалы уза. Беренче тапкыр бу ярышлар дистанцион һәм онлайн-технологияләр форматында үткәрелә.
Омбудсмен Татьяна Москалькова дүшәмбе көнне Казан (Идел буе) федераль университетында лекция укыды. Аның чыгышының темасы - Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты барлыкка килү тарихы, шулай ук Россиянең хокук саклау системасында омбудсменның роле һәм урыны.