"Зур тәнәфес" конкурсының яңа тематик атнасы «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгенә багышлана

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

7 сентябрьдә “Вконтакте” социаль челтәрендә “Зур тәнәфес” Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә “Смена” Бөтенроссия балалар үзәге үсешенең традицияләренә һәм заманча юнәлешләренә багышланган тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Конкурста катнашучылар үзәк җитәкчеләре, педагоглары һәм вожатыйлары белән очрашачак, үзәк эшчәнлегенең патриотик юнәлеше турында беләчәк һәм кыска метражлы фильмнарны карый алачак. Шулай ук укучылар балалар үзәге һәм иҗади мастер-класслар буенча онлайн-экскурсияләрдә катнаша алачак.

Моннан тыш, конкурс бергәлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Хәтер һәм дан" ае дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International