Август ахырында Мамадышта ачылган "Квантум" инновацион үзәгендә Ачык ишекләр көне узды.
Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов "Квантум" балаларга һәм олыларга тәкъдим итәргә әзер булган түгәрәкләр турында сөйләде. Алга таба алар күбрәк булачак, дип вәгъдә итте ул. Әйтик, техник юнәлештә модельләштерү (авто-, авиа-, судно-, ракета-), ЧПУ станокларында фрезер/токарь эшләре, робоквант, IT квант, прототиплаштыру, лазер технологияләре, арт-дизайн һәм Animation studio эшлиячәк.
Социаль-педагогик юнәлешкә Magic English, лидерлык мәктәбе, автоэш һәм башка юнәлешләр керәчәк.
Табигый-фәнни юнәлештәге түгәрәкләрдә балалар ландшафт дизайны, вокал, хореография, кул эшләренә өйрәнәчәк. Физкультура-спорт юнәлеше шахмат, ЛФК, кикбоксинг, чаңгы, биатлон һәм спорт аэробикасын үз эченә ала.