Казанның "Салават күпере" микрорайонында Россия өчен уникаль булган «Тиктормас» балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин сөйләде.
«Без балалар бакчаларының киләчәк буынны тәрбияләүдә нинди роль уйнавын аңлыйбыз, шуңа күрә бергәләп аларның тулылануына, кыйммәтләренә һәм мәдәниятенә зур игътибар бирәбез. Мәсәлән, “Салават күпере” микрорайонында без Россиядә беренче булып, урамда спорт мәйданчыгы һәм өстәмә дәресләр булган балалар бакчасы ачабыз”, - дип билгеләп үтте ул.
2019 елда Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында дүрт яңа балалар бакчасы барлыкка килде. Быел биредә "Демография" илкүләм проекты буенча төзелгән тагын биш мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырылачак.