НТИ.Junior Түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасына заявка кампаниясе башланды.
Чит телне Бердәм дәүләт имтиханы вакытында тапшыру өчен мәҗбүри булган фәннәр исемлегеннән алдылар. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буаның Некрасов урамында урнашкан 260 урынга исәпләнгән «АБВГДейка» балалар бакчасы төзелеп бетте. 9 сентябрьдә мәктәпкәчә учреждение Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә алды.
1-нче октябрьдән Татарстан Республикасы башкаласында Казан федераль университеты базасында «Чикләрне киңәйтеп» студентлар хезмәт инклюзив отряды проекты старт ала. Аның эшчәнлеге сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге халыкны һәм инвалидларны эшкә урнашырга ярдәм итүгә һәм социальләштерү проблемаларын хәл итүгә юнәлтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, Террорчылыкка каршы комиссия катнашында «Класс сәгате» мәгариф проектын гамәлгә ашыра башлый.
Россия мәктәпләре илдәге эпидемиологик хәл яхшырганчы махсус шартларда эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның санитар күзәтчелек идарәсе башлыгы Ирина Шевкун «Российская газета» укучыларының сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.
КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучысы Валерий Родионов 430 балл җыйган.
15 сентябрьдән башлап Казан укучыларының туклану карталарында узган уку елыннан калган акчаларны кайтарырга мөмкин булачак. Акчаны мәктәп картасыннан кире кайтару мөмкинлеге бар. Үзең белән паспорт, бала туу турында таныклык, банк картасы реквизитлары булырга, шулай ук гариза язарга кирәк.
Түбән Камада «Калейдоскоп» дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Күптелле белем бирү комплексларын булдыру өлкәсендә Татарстанның уңай тәҗрибәсе турында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова илнең башка омбудсманнарына сөйләячәк. Бу хакта ул бүген Казанда «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексына сәфәре нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.