РФ Мәгариф министрлыгы 14 сентябрьдә Укытучылар көненә багышланган “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрә.
Уфада «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе — «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсының җиденче ярымфиналы башланды. Бәйгедә Татарстан Республикасыннан тугыз команда катнаша.
Тавыш бирү 11 сентябрьдә башланды һәм өч көн дәвам итәчәк. Татарстанда сайлау участоклары урнашкан көллиятләр, техникумнар һәм мәктәпләр өчен җомга һәм шимбә - гадәти уку көннәре.
Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы 2021-2023 елларга Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь галимнәр һәм аспирантлар өчен Россия Федерациясе Президенты стипендиясе алучыларны конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итте.
Казанның «Салават күпере» микрорайонында «Тиктормас» балалар бакчасы проект документларына туры килү турында бәяләмә алды. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.
Казанда «Балалар - балаларга» хәйрия акциясендә катнашучылар катлаулы авырулы балаларга 183 мең сум акча җыйдылар. Акчаларны җыю Белем көне алдыннан Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Күптелле белем бирү комплексларын булдыру - хәзерге дөньяда конкурентлыкка сәләтле булу юлы. Бу хакта журналистларга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «100% Татарстан» онлайн-форумының пленар утырышында катнашты.
Кукмара районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул Ядегәр урта мәктәбендә, Кукмара аграр көллиятендә булды, Янил мәдәният йортында киңәшмә уздырды.
Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советына керү өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул ведомствога федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул итүдә ярдәм итәчәк. Гаризалар кабул итү 17 сентябрьдә тәмамлана.