14 сентябрьдә РИА "Новости"да "Россия көллиятләрендә кабул итү нәтиҗәләре - 2020" темасына мультимедиа түгәрәк өстәл узды.
Татарстанның 100 укучысы бизнес-лагерьга бушлай бара һәм эшмәкәрлек эшенә өйрәнә ала.
1 сентябрьдән башлап, район мәктәпләрендә укучыларның барысы да кайнар аш белән тәэмин ителә.
Татарстан укучылары «Киләчәккә билет» федераль проектына кушыла һәм яңа күнекмәләр үзләштерә ала - веб-дизайн һәм блокчейн-технологияләр кулланып кушымта эшләү буенча. Профессиональ сынауларны Иннополис университеты базасында үткәрәчәкләр. Проектта катнашуга 6-11-нче сыйныф укучылары чакырыла.
Бүген Татарстанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды, ул 2020 елның 14-19 сентябрендә дәвам итәчәк.
Бөгелмә шәһәренең 2нче лицее педагоглары «Киләчәк укытучысы» конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 12 иң яхшы команда билгеләнде, алар арасында Татарстан, Пермь крае, Башкортостан, Оренбург, Түбән Новгород, Самара һәм Пенза өлкәләре бар.
Казан укучысы Илдар Гайнуллин бу көннәрдә информатика буенча 32 нче Халыкара олимпиадада катнашучы Россия җыелма командасы әгъзасы булды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко 1-4 нче сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара видеоконференц-элемтә режимында узды, анда илнең барлык регионнарыннан вәкилләр катнашты.
Бу көннәрдә Биектау авылында «Демография» илкүләм проекты кысаларында һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан төзелгән «Байгыш» балалар бакчасы ачылды. Анда 340 бала йөриячәк.
Арчада педагогия көллиятенең тулай торагын реконструкцияләү төгәлләнде. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе студентлар яшәү өчен тәгаенләнгән объектка уңай бәя биргән. Бина заманча таләпләргә туры килә.