Татарстанның 100 укучысы өчен бушлай бизнес-лагерь оештырыла

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстанның 100 укучысы бизнес-лагерьга бушлай бара һәм эшмәкәрлек эшенә өйрәнә ала. 

Барлык чаралар да заманча укыту ысулларын исәпкә алып оештырылды һәм хәзерге мәктәп укучыларында эшкуарлык компетенцияләрен үстерү максатыннан «уен аша укыту»ны күздә тота.

Онлайн-лагерь көзге каникул көннәрендә — 12 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр узачак. Анда 14 яшьтән 17 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Иң актив катнашучыларны смена нәтиҗәләре буенча республиканың шәһәр читендәге комплексларының берсенә өч көнлек бизнес-съездга чакырылачак.

Өч көн дәвамында укучылар экспертлар һәм эшмәкәрләр белән очрашачак, шулай ук үз бизнесын булдыру һәм үстерү өстендә эшләячәк. Смена азагында аларга үз проектларын эксперт комиссиясе каршында якларга туры киләчәк. Программада шулай ук кичке күңел ачу һәм спорт чаралары, уеннар, дискотека  һәм отряд әңгәмәләре  планлаштырылган. Катнашучылар исемле сертификатлар алачак.

 Бизнес-сменага http://moibiz116lager.ru/ сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.

Чараны «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм «Эшмәкәрлекне популярлаштыру» төбәк проекты буенча Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды уздыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International