Татарстан укучылары веб-дизайнны үзләштерәчәк һәм блокчейн-технологияләр ярдәмендә кушымта эшләячәк

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан укучылары «Киләчәккә билет» федераль проектына кушыла һәм яңа күнекмәләр үзләштерә ала - веб-дизайн һәм блокчейн-технологияләр кулланып кушымта эшләү буенча. Профессиональ сынауларны Иннополис университеты базасында үткәрәчәкләр. Проектта катнашуга 6-11-нче сыйныф укучылары чакырыла.

Проектта катнашу өчен, балаларга ноябрьгә кадәр махсус платформада теркәлергә һәм онлайн-диагностика узарга кирәк. Ул катнашучыга һөнәри мәнфәгатьләрен һәм һәвәслеген билгеләргә, һөнәрләр дөньясы турында хәбәрдарлыгын бәяләргә, үзенең көчле якларын һәм үсеш зоналарын ачыкларга ярдәм итә торган тестлардан һәм уеннардан тора. Катнашучы тестларны никадәр күбрәк узган булса, система аның мәнфәгатьләрен шулкадәр төгәлрәк билгели һәм туры килә торган практик чаралар һәм тәкъдимнәр сайлый.

Тестлардан соң укучыларны һөнәри сынаулар көтә, анда алар остаз җитәкчелегендә үзләрен кызыксындырган компетенция белән танышачак һәм реаль һөнәри эшчәнлектән биремнәр башкарачак. Иннополис университеты базасында ике сынау уза - веб-дизайн һәм блокчейн-технологияләр кулланып чишелешләр эшләү.

Әлегә сынаулар онлайн-форматта уза, санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклыланганнан соң аларны көндезге форматта үткәрергә мөмкин булачак. Биремнәрне өстәмә әзерлексез һәркем үтә ала. Профпробаларны узгач, укучылар шәхси уку планын төзү буенча тәкъдимнәр алачаклар, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.

«Киләчәккә билет» федераль проекты «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» союзы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International