Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, Террорчылыкка каршы комиссия катнашында «Класс сәгате» мәгариф проектын гамәлгә ашыра башлый.
Онлайн-проект кысаларында барлык класс җитәкчеләренә атна саен бер сәгать мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтеләчәк. Моның өчен алдагы 3 елга психологик компетенцияләрне үстерү буенча атналык дәресләр планы эшләнде.
"Авыр" яшүсмерләр белән ничек уртак тел табарга, ата-аналарны иҗади эшкә җәлеп итәргә, катлаулы һәм киеренке эштә ничек уңай нәтиҗәләргә ирешергә икәнлеге турында республиканың иң яхшы белгечләре, шулай ук РФ башка субъектлары экспертлары сөйләячәк.