15 сентябрьдән туклану өчен мәктәп карталарына салынган акчаны кайтарырга мөмкин булачак

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

15 сентябрьдән башлап Казан укучыларының туклану карталарында узган уку елыннан калган акчаларны кайтарырга мөмкин булачак. Акчаны мәктәп картасыннан кире кайтару мөмкинлеге бар. Үзең белән паспорт, бала туу турында таныклык, банк картасы реквизитлары булырга, шулай ук гариза язарга кирәк. Әлеге документлар белән 15 сентябрьдән ата-аналар "Казан Банкының" берничә бүлегенә түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә ала:

- Солдатская урамы, 1 йорт (дүшәмбедән җомгага кадәр - 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, шимбә көннәрендә - 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр);

- Зорге урамы, 97 йорт (дүшәмбедән җомгага кадәр - 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, шимбә көннәрендә - 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр);

- Декабристлар урамы, 183 йорт (дүшәмбедән җомгага кадәр - 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, шимбә көннәрендә - 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр);

- Себер тракты урамы, 7/6 йорт (дүшәмбедән җомгага кадәр 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International