Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Түбән Камада «Калейдоскоп» дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Балалар бакчасы – баланың ата-анасыннан башка билгеле бер вакыт уздыру урыны түгел, ул - белем бирү үзәге, - дип ассызыклады учреждениенең мөһимлеген Татарстан Президенты,  - һәм бүген безнең балалар бакчалары иң югары стандартларга туры килә". Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципалитет администрациясенә һәм төзүче компаниягә рәхмәт белдерде.

98 нче номерлы балалар бакчасы Химиклар урамының 11 нче йортында урнашкан. Ул 260 урынга исәпләнгән. Белем бирү учреждениесе бер ел эчендә төзелде. "Әлеге балалар бакчасының барлык кирәкле таләпләргә һәм ата-аналарның өметләренә туры килүен телим", - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International