Педвузларга укырга керү өчен БДИның минималь баллы билгеле

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

РФ Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерык проектын бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара.

Мәсәлән, МПГУ га "математика" яки "физика" юнәлешләре буенча бакалавриатка керү өчен рус теле буенча БДИны минимум 45 баллга, математиканы - ким дигәндә 39 баллга, ә физиканы - кимендә 40 баллга тапшырырга кирәк булачак. Педагогик белем алу өчен (төрле фәннәр буенча әзерлекнең ике профиле буенча) минималь баллар: рус теле - 45, математика - 39, әдәбият - 40, химия - 40, биология - 40, тарих - 40, чит тел - 45, җәмгыять белеме - 45, география - 40.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International