КФУның 9 лицеисты WorldSkills милли чемпионаты финалында катнаша

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

6-21 сентябрьдә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2020» VIII милли чемпионатының финалы уза. Беренче тапкыр бу ярышлар дистанцион һәм онлайн-технологияләр форматында үткәрелә.

Чемпионат финалы ел саен «Мәгариф» Илкүләм проектына керүче «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык ярышлары 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге махсус урта уку йортлары, югары уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары һәм 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында уздырыла. Милли беренчелектә 22 яшькә кадәрге 2800 кеше катнашачак. Бу 2019 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицей һәм IT-лицей укучылары иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International