ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Россия Федерациясе мәгарифенең әйдәп баручы экспертлары катнашында «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион тәҗрибә» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Казанда 1-нче июльдән 11 муниципаль шәһәр яны лагере балаларын кабул итәчәк. Ел дәвамында Казан лагерьларында, шул исәптән мәктәп яны лагерьларында, 40 меңнән артык баланың ял итүе планлаштырылган. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында барлык санитар нормаларны үтәп, балаларның җәйге ялын оештыруны йөкләде. «Бу өстәмә рәвештә тагын бер кат саклану чараларын һәм барлык күрсәтмәләрне, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен төгәл үтәргә кирәк булган очрак», - диде Мэр.

Студентлар өчен РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен алу өчен бәйге башланды. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы 2020/21 уку елында  РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу башлануы турында игълан итте.

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеен тәмамлаучылар өчен тантаналы чара виртуаль киңлектә, Microsoft Teams мәйданчыгында узды.

Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы 124 егет һәм кызга, шулай ук 9 сыйныфта белем алган 236 укучыга «соңгы кыңгырау» чыңлады. Бәйрәм гадәти булмаган режимда — социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды. 

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә май ае өчен азык-төлек җыелмалары  бирә башладылар. Аларны 9659 укучы алачак. Исегезгә төшерәбез, азык-төлек җыелмасының бәясе уку көннәрендә бер укучыга көнгә 7,70 сум күләмендә түләү күләменнән чыгып билгеләнә. Майда уку көннәре аз булганлыктан, бу айда паек азрак.

Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы 124 егет һәм кызга, шулай ук 9 сыйныфта белем алган 236 укучыга «соңгы кыңгырау» чыңлады. Бәйрәм гадәти булмаган режимда — социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды. 

Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) "Һәр уку предметы буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрүнең бердәм расписаниесен һәм дәвамлылыгын раслау, 2020 елда аны үткәргәндә укыту һәм тәрбия чараларын куллануга таләпләр турында" уртак боерык проектын бастырды.


30
май, 2020 ел
шимбә

30-нчы майда Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучылар өчен онлайн-форматта соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көнне шәһәрнең 6148 чыгарылыш сыйныф укучысы 11-нче сыйныфны тәмамлый.

Россия Мәгариф министрлыгы 27 июньдә мәктәп тәмамлаучылар өчен онлайн режимда Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе үткәрәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International