РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу башлана

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Студентлар өчен РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен алу өчен бәйге башланды. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы 2020/21 уку елында  РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу башлануы турында игълан итте. Конкурста катнашучыларның белем алуда һәм фәнни тикшеренүләрдә уңышлары бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә җиңү турындагы дипломнар (яки башка документлар, Россия Федерациясенең үзәк басмаларында һәм чит илдә басылган фәнни мәкаләләр, ике һәм аннан да күбрәк ачышлар яки уйлап табулар авторлары булуы белән расланырга тиеш. Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясенә кандидатлар сыйфатында федераль бюджет акчалары исәбеннән көндезге бүлектә укучы студентлар гына катнашырга мөмкин.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International