БДИның күпме дәвам итәчәге һәм имтиханга нәрсә алып керергә яраганлыгы билгеле

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) "Һәр уку предметы буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрүнең бердәм расписаниесен һәм дәвамлылыгын раслау, 2020 елда аны үткәргәндә укыту һәм тәрбия чараларын куллануга таләпләр турында" уртак боерык проектын бастырды.

Шунда ук ачыклык кертик: расписание инде билгеле, ул атна башында ук игълан ителде. Ә хәзер раслауга әзерләнә торган рәсми документ барлыкка килде. Анда, расписаниедән тыш, һәр имтиханның сәгать ничәдә башлануы, ничә минут дәвам итәчәге һәм чыгарылыш укучысына һәр предметка нәрсә алып керергә мөмкин булуы хакында әйтелә. БДИ барлык фәннәр буенча да  җирле вакыт буенча 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International