Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы 124 егет һәм кызга, шулай ук 9 сыйныфта белем алган 236 укучыга «соңгы кыңгырау» чыңлады. Бәйрәм гадәти булмаган режимда — социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды.
Мәктәпләр алдан әзерләгән видео язмаларын төрле челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм, Ютуб, Зум) урнаштырды. Бу бәйрәм белән кызыксынучылар аны туры эфирда да карады, язмаларны да карый алалар.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Марковаларның видеокотлауларын район мәгариф бүлегенең Инстаграм битендә күрергә һәм тыңларга була.