Шәһәр һәм район мәктәпләрендә май ае өчен азык-төлек җыелмалары бирә башладылар. Аларны 9659 укучы алачак. Исегезгә төшерәбез, азык-төлек җыелмасының бәясе уку көннәрендә бер укучыга көнгә 7,70 сум күләмендә түләү күләменнән чыгып билгеләнә. Майда уку көннәре аз булганлыктан, бу айда паек азрак.
Әйтик, 12 майдан 23 майга кадәр 11 уку көнендә белем алган 1-8 сыйныф укучылары өчен җыелма бәясе 84,70 сум тәшкил итте. 9-11 сыйныф укучылары өчен уку көннәре 17 көн иде, һәм җыелма бәясе 130,90 сумга төшә. Май аенда җыелма составына бодай ярмасы һәм макарон әйберләре керә. Аларны үз мәктәбегездә махсус график буенча барлык санитар нормаларны үтәп – битлекләр һәм перчаткалар булганда алырга мөмкин.