ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Арчада үзе укыган В. Ежков исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашты.
КНИТУ-КАИның беренче курс студенты Александр Садовников начар ишетүчеләр спорты буенча Россия чемпионы булды – ул дзюдо буенча 66 кг авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Апрель аенда спортчы Парижда начар ишетүчеләр спорты буенча дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак.
Россия Мәгариф министрлыгы Хөкүмәтнең 1-4 нче сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итәргә субсидияләр бирү турындагы карары проектын әзерләде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Төп дәүләт имтиханы-2020дә катнашу өчен гаризалар тапшыру вакытын озынайтты. Элек тугызынчы сыйныф укучылары 1 мартка кадәр гариза бирә ала иде. Хәзер әлеге вакытны тагын бер көнгә - 2 мартка кадәр озынайттылар.
2020 елның 28 февралендә 2019 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гәммәви формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясау буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.
19 февральдә Лаеш район мәдәният йортында «Искиткеч вожатый - 2020» отряд вожатыйлары конкурсының финалы узачак.
6-9 февральдә Татарстанда югары сыйныф укучылары арасында физик культура буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
17-нче февральдә Казанда Татарстанның атказанган табибы Давыд Менделевич исемендәге стипендия тапшырачаклар. Әлеге стипендиягә танылган психиатр эшләгән Казан дәүләт медицина университеты (КДМУ) аспирантлары һәм ординаторлары номинацияләнгән.
Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 186-нчы номерлы «Перспектива» лицеенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Очрашуны Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәрде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Анзор Музаев билгеләнде.