ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Казанда беренче полилингваль «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» гомуми белем бирү комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә уздырды.

Конкурс  Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә, ул Хәтер һәм дан елына багышлана. Беренче тапкыр быел конкурста  чит илләрдәге Россия илчелекләре каршындагы гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты.

Казан милли тикшеренү технологик университеты 2014 елдан башлап Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил мәктәп укучылары һәм студентлары өчен фәнне популярлаштыру буенча "Чикләрсез фән" конкурсы үткәрә.

Мамадыш политехника көллиятендә хәзерге вакытта ремонт эшләре тулы көченә бара. Тиздән реконструкцияләнгән бинада «Гидравликлар һәм җылылык техникасы» лабораторияләре; «Авыл хуҗалыгы машиналарына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» остаханәләре җиһазландырылачак.

Иннополис университеты галимнәре Россия Президентының 4 грантын отты, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.  Нейронауканы үстерү өчен бирелгән әлеге грантларның гомуми суммасы - 9,6 млн сум.

21-24 февраль көннәрендә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанда экологик хәрәкәткә нигез салучы Альберт Михайлович Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни-экологик конференция узачак.

Татарстанда  9-11нче сыйныф укучылары арасында Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «2019/2020 уку елына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының календарь планы (№ 1096/19 5.08.2009) һәм  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Муса Җәлил исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында» (№107/20  23.01.2020) боерыгы нигезендә 2020нче елның 13нче февралендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә   Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елына, Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган М. Җәлил исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.

 

14 февральдә “Мин авылны сайлыйм” проекты кысаларында укучыларның фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләре X Республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Конкурс Яшел Үзән районында Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

15 февральда Актаныш районының Балалар иҗат йортында  «Җиңү волонтерлары» иреклеләр форумы узды. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International