ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

12 февральдән 15 февральгә кадәр Татарстанда 7-8 нче сыйныф укучылары арасында Тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Әлеге олимпиадада Татарстанның 43 районыннан, Казан һәм Чаллыдан 7-8 сыйныф укучылары катнашты.

Татарстанда 9-11 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды. 

Татарстанда мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе-2020» конкурсының зона этаплары дәвам итә.

Республика халкын «Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә» әдәби-театраль фестиваль-конференциясендә катнашырга чакыралар. Мондый чара республикада беренче тапкыр үткәрелә.

"Мин математиканы яратам" олимпиадасының төп этабы башланды. Олимпиаданың сынау этабы кысаларында 27 илдән 380 мең укучы катнашкан.

8 февральдә югары уку йортының 20дән артык фәнни мәйданчыгында институт укытучыларыннан ачык лекцияләр, мастер-класслар, гамәли һәм лаборатор эшләр узды.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Казан укучыларының әти-әниләре рус теленнән БДИ тапшырачак. Алар 18-нче февральдә «Әти-әниләр белән бергә БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем оешмаларының башлангыч сыйныфлары укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 26 декабрендә Дәүләт Советы нәтиҗәләре буенча 2020 елның 1 сентябренә кадәр авыл хуҗалыгы өлкәсендә һөнәри белем бирү өлкәсендәге белгечлекләр исемлеген яңартырга кушты.

«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы 2009 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы белән берлектә үткәрелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International