КНИТУ нефть һәм нефть химиясе факультеты студенты, EuroSkills 2018 Европа эшче һөнәрләр чемпионаты җиңүчесе Альберт Минеев «Аддитив технологияләр» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» олимпиадасында беренче урынны алды.
Студентлар педагогик отрядлары әйдаманнар әзерләүнең гамәли өлешенә әзерләнәләр. Традиция буенча студентлар педагогик отрядларының инструктив җыелышын ике тапкыр үткәрәләр.
26нчы апрельдән 28нче апрельгә кадәр Азнакай муниципаль районында мәктәп укучыларының «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узачак.
2019 елда рус теле буенча 5нче сыйныфларда, 6нчы сыйныфларда математика һәм 7нче сыйныфларда тарих буенча Бөтенроссия тикшерү эшләрен 25нче апрельдә төгәлләячәкләр.
Операция чараларының төп максаты - балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү фактларын ачыклау, шулай ук наркотик куллану нәтиҗәләре һәм РФ законнарында каралган җаваплылык турында халыкның хәбәрдарлыгы дәрәҗәсен күтәрү.
2019 елның 23нче апрелендә Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашында «БалаSkills» фестивале узды.
2019 елның 24нче апрелендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты белән берлектә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен мәгариф өлкәсендә һөнәри стандартларны кертү мәсьәләләре буенча вебинар үткәрде.
2019 елның 24нче апрелендә биология, инглиз теле буенча ТДИ булачак. Биологиядән - 2 кеше, инглиз теленнән-2 кеше имтихан бирәчәк.
2019 елның 23нче апрелендә Түбән Новгородта Урал федераль округына Бөтенроссия театр марафоны символын тапшыру тантанасы булды. Шул вакыттан башлап ул Идел буе федераль округының барлык шәһәрләренә йөреп чыгачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстанда наркотикларга каршы комиссиянең күчмә утырышын уздырды.