Татарстан полиция хезмәткәрләре "Россия балалары – 2019” ведомствоара операциясенә кушылды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Операция чараларының төп максаты - балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү фактларын ачыклау, шулай ук наркотик куллану нәтиҗәләре һәм РФ законнарында каралган җаваплылык турында халыкның хәбәрдарлыгы дәрәҗәсен күтәрү.

Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре уку йортларына барачаклар, яшьләрнең массакүләм ял итү урыннарын тикшерәчәкләр. Наркология диспансеры белгечләре белән берлектә төрле психоактив матдәләрне куллануның начар нәтиҗәләре һәм наркотикларга бәйлелектән котылу юллары турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International