Татарстан Республикасы студентлар педагогик отрядларының инструктив җыены

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Студентлар педагогик отрядлары әйдаманнар әзерләүнең гамәли өлешенә әзерләнәләр. Традиция буенча студентлар педагогик отрядларының инструктив җыелышын ике тапкыр үткәрәләр. Быел 26 – 28нче апрель көннәрендә инструктив җыен Түбән Каманың «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагере базасында, ә 17 – 19нчы май көннәрендә “Байтик" лагере базасында узачак. Инструктив җыенда катнашучыларның гомуми саны агымдагы елның мартында старт алган республика әйдаманнар мәктәбе тыңлаучылары арасыннан 400дән артык кеше булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International