26нчы апрельдән 28нче апрельгә кадәр Азнакай муниципаль районында мәктәп укучыларының «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узачак.
Ярышларда Азнакай, Аксубай, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Нурлат, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Сарман, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарыннан 20 шәһәр һәм авыл сыйныфлары катнаша. Ярышларда катнашучыларның гомуми саны - 240 кеше.