2019 елның 24нче апрелендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты белән берлектә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен мәгариф өлкәсендә һөнәри стандартларны кертү мәсьәләләре буенча вебинар үткәрде.
Вебинар эшендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының 6 меңнән артык җитәкчесе һәм педагогы катнашты.