16нчы мартта Түбән Камада Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында яшь армиячеләр арасында хәрби-спорт әзерлеге буенча ярышлар узды.
2019 елгы бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультацияләр сериясен информатика буенча видеоролик дәвам итә. Анда педагогик үлчәүләр федераль институты белгечләре һәм мәктәп укытучылары имтиханнарга ничек яхшырак әзерләнүләре һәм биремнәрне хәл иткәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
223 техникум һәм көллият студентлары 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырачаклар, дип хәбәр итә WorldSkills Russia Союзы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС.
Казанда респбуликаның иң яхшы укытучыларының исемнәрен игълан иттеләр. 2нче интернат-лицей мөгаллиме Наил Мирсәетов «Татарстанның ел укытучысы-2019» һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе булды. Ул моңа кадәр «Казан шәһәренең ел укытучысы-2019» исеменә лаек булган иде.
Казанда «Ел тәрбиячесе-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне атадылар. Беренче урынны Казанның 50 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Воронцова алды.
Бүген, 14нче марта, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча көллият һәм техникум җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрәчәк.
16нчы мартта Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында яшь армиячеләр арасында хәрби-спорт әзерлеге буенча ярышлар узачак.
2019 елның 29нчы мартында Казан федераль университеты беренче тапкыр «Фән 0+» Бөтенроссия фән фестиваленә кушылачак. Казан фестивальне үткәрү өчен 80 мәйданчыкның берсе булачак.
Татарстанда 11нче марттан 15нче мартка кадәр «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» бәйгеләренең финал сынаулары уза.
20 – 21нче мартта Әлмәт политехника техникумы базасында урта һөнәри белем бирүнең эреләндерелгән төркеме "Информатика һәм исәпләү техникасы" буенча укучыларның һөнәри осталык бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узачак. Әлеге төркемгә урта звено белгечләрен әзерләү буенча биш белгеч керә.