Быел Татарстанда БДИда катнашучылар өчен контроль-үлчәү материалларында (КҮМ) дүрт фән — рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит тел буенча сизелерлек үзгәрешләр булды. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
11 нче сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен кирәк булган йомгаклау иншасын яхшы гына башкардылар. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Кадерле хезмәттәшләр!
Барлык хатын-кызларны, педагогларны, тәрбиячеләрне, мәгариф оешмалары җитәкчеләрен 8нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составының сынау алды җыеннарында катнашты. Җыелма команда әгъзалары белән очрашу кысаларында министр Татарстанда WorldSkills хәрәкәте һәм эшче һөнәрләр үсеше турында сөйләде.
WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасы Россия Федерациясенең 24 регионына кагылачак, шулай ук Татарстанның 43 районын һәм республиканың ике шәһәрен йөреп чыгачак.
11 нче сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен өч чор билгеләнде: вакытыннан алда, төп һәм өстәмә. Быел мәктәп укучылары өчен БДИ үткәрү вакытын ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанда узган брифингта җиткерде.
2019 елның 4нче мартында Йошкар-Олада мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының IV интеллектуаль олимпиадасы финалы ачылды.
Татарстанда “Укучылар үзидарәсе” бөтенроссия программасының "С. О. К. Стань Одной Командой " конкурсының республика этабына йомгак ясадылар.
4нче мартта Казан Ратушасында "Казан шәһәренең ел укытучысы-2019” һөнәри осталык конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласының иң яхшы укытучыларын сайладылар.
1нче мартта Казан федераль университетында «Русский по пятницам» курслары эшли башлады.