ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Вокал телеконкурсның өченче сезоны 5нче мартта Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә гала-концерт белән ачыла. Т. Ю. Синюгина, матбугат конференциясендә чыгыш ясап, телепроектның социаль һәм мәгариф миссиясенә игътибар итте.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы педагогларның дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу вакытын гомуми педагогик стажга кертү мөмкинлеген карый.

Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне сайлаганда иң  төп сыйфат итеп адаптивлылык һәм өйрәнергә теләк булуны атыйлар. Бу хакта бүген РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина “Россия мәгарифе " дигән EDU Russia форумында белдерде.

Бүген «Казан Экспо»да «Россия мәгарифе» дигән EDU Russia форумында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укытучыларын әзерләү мәсьәләсен күтәрде.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм үрнәк төп белем бирү программаларын яңартырга кушты.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасы Казан радиомеханика көллияте базасында узды.


1
март, 2019 ел
җомга

17 – 23нче февраль көннәрендә Киров шәһәрендә яшь математикларның 53нче Урал турниры үтте. Анда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Яр Чаллы, Киров, Ижевск, Курган, Түбән Тагил, Новосибирск, Пермь, Омск, Екатеринбург, Барнаул, Тверь, Жуковский, Төмән, Снежинск, Петропавловск-Камчатский, Ульяновск, Уфа, Якутск, Ярославль кебек 20дән артык шәһәреннән 92 команда катнашты.

28 нче февральдә Казан радиомеханика көллияте базасында инглиз теле буенча республика олимпиадасы узды.

Яр Чаллы шәһәр судында укучыларга Юрист көненә багышланган республика иншалар конкурсының махсус призлары тапшырылды.

2019 елның 28нче февраленнән 1нче мартына кадәр Казанда мәгариф өлкәсендә идарә итүче Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, мәгариф системасының танылган Россия һәм чит ил эшлеклеләре, шулай ук заманча белем бирү технологияләре белән кызыксынган барлык кешеләр катнашында «Россия мәгарифе» - EDU Russia халыкара форумы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International