Соңгы араларда социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда “Киров территориаль мәгариф идарәсе” хезмәткәре Дубининадан алынган мәгълүмат дигән булып, “балаларга мәктәп ишек алларында «земляника» дип аталган наркотик препарат тараталар” дигән хәбәр йөри. Кайсы төбәк булуы да күрсәтелмәгән.
Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
2018 елның 17 – 18нче сентябрь көннәрендә мәктәп китапханәчеләре Казан шәһәренең 139нчы номерлы гимназиясе базасында үткәрелгән семинар-практикумда «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмати системаның мөмкинлекләре турында өйрәнделәр.
2018 елның 16 – 22нче сентябрь көннәрендә Мәскәүдә сәламәтлеге чикле булган һәм инвалид балалар өчен Бөтенроссия спартакиадасы уза.
Рәфис Борһанов 2019 елда Казанда узачак «Ворлдскиллс» стандартларына нигезләнгән Һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты старты елына багышланган “SKILLS BAZAAR“һөнәри осталык бәйрәмендә катнашты.
2018 елның 11 – 15нче сентябрь көннәрендә Анапа шәһәрендәге «Смена» Санатория-курорт берләшмәсе базасында һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында II Бөтенроссия җәйге ГТО фестиваленең финал ярышлары булды. Ярышлар Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Россия яшьләре» иҗтимагый-дәүләт физкультура-спорт берләшмәсе тарафыннан оештырылды.
ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Казан федераль университетында узган «Державин укулары» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Бүген, 13нче сентябрьдә, ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында мәгариф өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды
Ярышларда Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Барысы 240 катнашучы көч сынашты.
Россия Мәгариф министрлыгы үткәргән 2018 елда Россия Федерациясенең “Мәгариф үсеше” дәүләт программасы кысаларында субсидия рәвешендә грантлар билгеләү бәйгесенә йомгак ясалды.