7нче сентябрьдә Казанда 39 чыгарылыш сыйныф укучысы база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ бирде.
Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә чоры 7нче сентябрьдә база дәрәҗәсендәге математикадан имтихан белән дәвам итә.
Мәскәүдә Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф департаментының бердәм проекты булган “Россия – минем тарихым” тарихи паркының ачылышыннан алып, бүгенге көнгә кадәр мультимедиа күргәзмәләрен 1,5 миллионга якын укучы карады, бу – Россия буенча барлык укучыларның 10%ын тәшкил итә.
Бүген Уральск шәһәренең Дуслык йортында Көнбатыш Казахстан өлкәсендә Татар мәгарифе көннәренең тантаналы ачылышы булды.
Бөтенроссия халык фронты активистлары башлангычында Казанның ишетү сәләте чикле булган балалар өчен интернат-мәктәбе базасында бушлай түгәрәкләр ачылды.
Япониянең Цукуба шәһәрендә информатикадан 30нчы Халыкара олимпиада төгәлләнде. Ярышта 85 илдән 335 укучы катнашты.
Бәйгедә катнашу өчен түбәндәгеләр кабул ителә
Казанда квалификация күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделен 2016 – 2018 елларда гамәлгә ашыру һәм 2019 елга бурычларны билгеләү һәм шул исәптән “Татарстан Республикасында электрон белем бирү”мәгълүмати системасы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Сменада катнашучылар Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында укучылар үзидарәсен киләчәктә үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук укучылар үзидарәсе һәм балалар иҗтимагый оешмаларының үзара хезмәттәшлеге модельләрен карадылар.
Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә чоры 4нче сентябрьдә рус теленнән имтихан белән башланып китте һәм гадәти режимда үтте.