2018 елның 25 – 28нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым Республикасында Татар мәгарифе көннәре уздыра.
15 – 23нче сентябрьдә Краснодар өлкәсенең Дивноморское саласында XVI «Студентлар лидеры-2018» Бөтенроссия бәйгесе узды.
2018 елның 26нчы сентябрендә «Патриот» Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында тормыш иминлеге нигезләре курсын алып баручы педагог-оештыручылар, кадет мәктәпләре директорлары өчен укыту-күнекмә алу җыены булды. Җыенның темасы гражданнарны дәүләтне саклау нигезләренә һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә хәрби хезмәтнең заманча модельләренә багышланган иде.
19 – 22нче сентябрь көннәрендә Бали утравында (Индонезиядә) узган V Халыкара яшь уйлап табучылар бәйгесе International Young Inventors Award (IYIA- 2018) нәтиҗәләре буенча Россия делегациясе 12 алтын һәм 5 көмеш медаль иясе булды.
Дәүләт власте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру проектын тормышка ашыру, Татарстан халкына министрлыклар белән идарә итүдә катнашу мөмкинлеге бирә.
2018 елның 4 – 24нче сентябрь көннәрендә Анапа шәһәренең «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында «Президент узышлары» укучыларның бөтенроссия спорт ярышлары булды.
2018 елның 25 – 28нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым Республикасында Татар мәгарифе көннәре уздыра.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проектының катнашучысы булды.
Бу көннәрдә республиканың шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, министрның беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары, ТР Фәннәр академиясе һәм Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында туган телне укытуны оештыру мәсьәләләре, туган телләрне, шул исәптән туган тел буларак рус телен өйрәнү, 2018/2019нчы уку елында Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнү буенча семинар-киңәшмәләр уза.
Бүген Түбән Кама шәһәрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округы Татарстан кадетлар корпусының Попечительлек советы утырышы булды.