ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

КФУда педагогик юнәлештә белем алган чыгарылыш курс студентлары сертификация узды.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда “Эко мәктәп/Яшел флаг” халыкара программасы кысаларында VII бөтенроссия экология тәрбия бирү буенча педагоглар фикере фестивале уза.

Семинарда Татарстан өстәмә белем бирү педагоглары һәм җитәкчеләре катнашты.

Халыкара мәгълүмат үзәгендә III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарының ачылу тантанасы узды.


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Яшь геолокларны “Дуслык” үзәгендә әзерлиләр. XI Бөтенроссия геология олимпиадасына балаларны КФУ геология һәм нефть газ технологияләр институты профессор-педагог составы белемнщрен киңәйтә.

“ТатЧуМара” Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Марый Республикасы мәгариф хезмәткәрләре арасында туристик җыен Чебоксар шәһәренең Варламовка елгасы ярында узды. 4 регионнан 24 команда көч сынашты: Татарстаннан – 10 команда, Чуваш Республикасыннан – 11 команда, Марыйдан – 2 команда, Киров өлкәсеннән – 1 команда.

Кукмара районы аграр көллиятендә “Авыл хуҗалыгын механизацияләү” урта һөнәри белем бирү белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды.

Казанда Бөтенроссия робототехника буенча олимпиаданың республика этабы узды.

Читтән торып этабы нәтиҗәләре буенча бәйгенең икенче этабына 20 директор чакырылды.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы 35 һәм 31 мәктәпләрендә “Президент спорт ярышлары” бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Монда Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Азнакай, Арча, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яр Чаллы, Казан гомум белем бирү оешмаларыннан 200 укучы катнашты. Ярышларның баш судьясы – Терентьев В.К.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International