Яшь робототехникчылар үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтте

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Казанда Бөтенроссия робототехника буенча олимпиаданың республика этабы узды. “Зарница” фәнни-күңел ачу үзәгенә 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар җыелды. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, 6-8 яшьлек балалар саны быел 107гә күтәрелде. “Минем уйлавымча, бу - Татарстан Республикасында балалар техник иҗатын үстерүгә системалы эшләр алып барылу нәтиҗәсендә”, - ди министр урынбасары.

Республика этабы “Без бергә” форумы кысаларында уздырыла.

Лариса Сулима сүзләренчә, робототехника иң кирәкле һәм өстенлекле юнәлешләрнең берсе. “Бүгенге көндә республикада 58 база техника иҗаты мәйданчыклары, 103 робототехника буенча берләшмәләр эшләп килә, 3 балалар технопаркы-кванториумы ачылырга планлаштырыла. Болар барысы да Татарстанда өстәмә белем бирү өлкәсендә техника иҗаты өстенлекле урын алып тора дигән сүз”, - дип билгеләде Лариса Сулима.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International