Кукмара районы аграр көллиятендә “Авыл хуҗалыгын механизацияләү” урта һөнәри белем бирү белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды.
Олимпиадада республиканың 17 һөнәри белем бирү учреҗденияләр вәкилләре катнашты. Биремнәр махсус укучыларның теория белемнәрен һәм һөнәри әзерлекләрен, замана технологияләрен куллана белүләрен тикшерү өчен эшләнгән.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 1нче урында Апас аграр көллияте студенты Илмир Гыйльметдинов, 2нче урында Кукмара аграр көллияте студенты Раннур Сәмигуллин, 3нче урында Сарман аграр көллияте студенты Нияз Батыргараев.
Гыйльметдинов Ильмир 26-28 майда узачак Бөтенроссия олимпиадасында республика данын яклаячак.