2017нче елның 30нчы гыйнварында Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләренең ата-ана каравыннан мәхрүм балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәкләре , Республика улыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге, балалар йортлары җитәкчеләре отчет докладлары белән чыгыш ясадылар.
Яр Чаллы шәһәренең 52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 2017 елның 27 нче гыйнварында күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулар оештырылды.
Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган "Ел студенты" республика конкурсында елның иң яхшы студенты дип Казан федераль (Идел буе) университеты студенты Нәфис Сираҗетдинов табылды.
Татар проектларын тормышка ашыру телебезнең потенциалы зур булуын күрсәтә, дип белдерә Татарстанның мәгариф министры урынбасары.
Татарстанда һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар арасында быел беренче тапкыр "Ел казанышы" бәйгесе оештырыла.
Татарстанда көллият һәм техникумнарның һәр унынчы студенты WorldSkills мәктәбен үтте. Эшче һөнәрләрнең 1-3 февральдә узачак республика чемпионатына сайлап алу этапларында 5 меңнән артык үз эшләренең осталары булачак яшьләр катнашкан. Бүген бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимирхан Алишев сөйләде.
Бүген, 2017нче елның 26нчы гыйнварында, 11.00 сәгатьтә булачак укытучылар өчен кышкы мәктәпнең I сменасы ачылачак. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре республика профсоюзы рәисе Юрий Прохоров, Казан сәләтләр ачык университеты директоры Айдар Акмалов катнашачак.
Кадерле студентларр!
Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән тәбрик итәм! Бүген Татарстанның 200 меңнән артык егете һәм кызлары үзләренең беренче һөнәри бәйрәмнәрен блгеләп үтә. Сезнең каршыгызда зур максатлар тора: белем җыю, мөгаллимнәрегезнең иң яхшы тәҗрибәсен алу, аны киләчәк һөнәрегездә уңышлы куллану.
Февральдә "Безнең яңа укытучыбыз" гранты кысаларында бәйгеләр башлана.