Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм Дж. Максвелл исемендәге республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2-17нче елның 20нче гыйнварында узды.
Авиация тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә 2017нче елның 19нчы гыйнварында Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсендә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф үсеше буенча сөйләшү булды.
Игътибар! "Белем дөньясы" тапшыруының 20нче гыйнварда ТНВ телеканалында чыгарга тиешле чираттагы чыгарылышы, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән "Татарлар" тапшыруы күрсәтелү сәбәпле, шимбәгә - 21нче гыйнварга күчерелә.
2017нче елның 10-13нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017нче елда оештырырга планлаштырылган балаларның җәйге ялы программалары проектларын яклауны оештырды.
2017нче елның 17нче гыйнварында хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм Республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов катнашты.
2017 нче елның 16нчы гыйнварында Казан дәүләт аграр университетында "Аграр профильле һөнәри белем бирү йортларында укыту хуҗалыклары торышы һәм үсеше перспективалары" темасына һөнәри белем бирү йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Слетта катнашучыларны алдагы ике көндә гомуми психологик халәтне җайга салу һәм инглиз теле буенча белем дәрәҗәсен күтәрүгә корылган эш көтә.
2017нче елның 12нче гыйнварында «ФДББСын тормышка ашыру шартларында база мәктәпләренең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары эшчәклегенең төп юнәлешләре» программасы буенча Татарстан Республикасы база мәктәплэре директор урынбасарларының квалификациясен күтәрү кысаларында Татарстан Рспубликасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "2014-2020 нче елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТР башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында татар теленә "Фиксики"/"Фиксиләр" мультипликацион сериалын тәрҗемә итте.